Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Сәләтле укучылар белән эш тәҗрибәсеннән.

   Көшкәтбаш төп гомуми белем мәктәбенең югары квалификацион категорияле математика укытучысы Гарифуллина Р.Р. ның эш тәҗрибәсеннән.

  Хәзерге заман мәгариф системасы җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүне таләп итә. Әмма ул шәһәр яисә авыл мәктәбе, мең укучысы булган, барлык шартлар да тудырылган гимназия яки аз комплектлы мәктәп укучысымы икәнлеген карап тормый. 

  Бүгенге көндә барыбыз да эш шартлары уңай булган мәктәпләрдә, күп укучылар белән эшләр идек, чөнки анда эшләүнең күпкә уңайлы икәнлеген беләбез. Ләкин боегып утырырга урын юк, 60 укучысы гына булган мәктәпнең дә уңай яклары бар: һәр укучыга якын килеп, аның иҗади сәләтен ачып һәм үстереп була.
  Әгәр дә укучылар аз һәм сайлап алу мөмкинлеге юк, шартлар җитми, һәм башка шундый сәбәпләр тапсак, 45 минутлык дәресләр белән генә чикләнеп калсак, бүгенге көн тәлапләренә туры килерлек шәхес тәрбияләү турында сүз дә алып барып булмас иде. 
  Укучыларны математика һәм информатика фәннәренә тарту, аларны көндәлек режимга, буш вакытларын рациональ файдаланырга өйрәтү - үз алдыма куйган максатларның берсе. Максатка ирешү өчен балада ихтыяр көче тәрбияләргә, максатын билгеләргә, аңа ирешү өчен бөтен көчен, сәләтен, игътибарын тупларга өйрәтергә кирәк. Шушы сәләтләргә ия булган укучы гына, әти-әни һәм укытучы белән берлектә, зур уңышларга ирешә ала. 
  Соңгы ике елда район күләмендә сәләтле укучылар белән үткәрелә торган "Абага чәчәге” олимпиадасында 4 укучымның төрле номинацияләрдә 10 Диплом, "Яшь программист” конкурсында 2 призлы урын ; математика һәм информатика фәннәреннән олимпиадаларда район күләмендә 2 призлы урын, Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән регионара "Рухлану” конкурсында 1 нче урын , шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән республикакүләм "Фән җилкәннәре” конференциясендә 1 нче урын, 4нче республикакүләм "Перспектива” укучыларның инновацион фәнни -техник проектлар конкурсында лауреат, "Фәнгә беренче адымнар” Россиякүләм укучыларның эзләнү эшләре конкурсында һәм ачык конференциясендә I,II,III дәрәҗә Дипломнар алуы моның ачык мисалы.
  Хөрмәтле коллегалар, бүгенге көндә информатика укытучысына эшләве җиңел һәм кызыклы дип уйлыйсыздыр, чөнки һәр баланың өендә заман таләпләренә туры килерлек компьютеры бар, ул аның аерылгысыз дусты. Шуны да истән чыгармаска кирәк, статистик мәгълүматларга карасак, баланың фәнгә кирәкле мәгълүмат белән мавыгып утыруы якынча 20 % , ә калганы мавыктыргыч уен һәм сайтлардан файдалану. Информатика укытучысының тагын бер өстәмә бурычы: интернет ресурсларны дөрес файдаланырга өйрәтү.
  Шуны истә тотып мин: 
- укучылар белэн әңгәмәләр, анкета һәм тренинглар үткәрәм;
- һәр укучының кызыксыну өлкәсен ачыклыйм;
- теләсә кайсы өлкәдә математика һәм информатика белүнең мөһимлеген төшендерәм;
 - "Эврика” түгәрәге членнарының уңышлары белән даими таныштырып барам; 
- Интернет белән бәйле конкурсларны укучыларга тәкъдим итәм. 
  Шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм: "Сократ” Интернет-олимпиадасында
укучыларым бик теләп катнаша. Түгәрәк членнарының һәркайсының шәхси электрон почтасы бар . Һәр турны үтеп беткәч, аларның дипломнары үзләренең электрон почтасына килә. "Кенгуру” һәм "КИТ-компьютеры, информатика, технологии” конкурслары нәтиҗәләре буенча район күләмендә призлы урыннарыбыз күп. Мәслән, 2009-2010 нчы уку елында укучыларым әлеге конкурсларда район күләмендә дүрт 1 нче һәм ике 2 нче урынны яуладылар. 
  Ләкин бу конкурслар укырга һәм төп фәннәрне үзләштерергә комачаулык китермәскә тиеш. Вакытны рациональ файдаланган очракта ул кыенлык тудырмый. Моның нәтиҗәсе: 19 ел эш дәвамында математика һәм информатика фәннәреннән имтихан нәтиҗәләре югары, иң мөһиме - икелесез. 
  Хөрмәтле коллегалар , бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләренә, укучыларга үз сәләтләрен күрсәтү һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Анда бары тик теләп катнашырга һәм максатчан эш алып барырга гына кирәк. 
  Россиянең "Иң яхшы укытучысы” конкурсында катнашып, премия белән бүләкләнә алганмын, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге ярдәме белән Көшкәтбаш мәктәбенең сәләтле укучыларын Рәсәй күләмендә танытканмын икән, димәк, алга куйган максатыма ирешә барам дигән сүз.
  Хөрмәтле коллегалар, һәрвакыт яңалыкка омтылып, заман белән бергә атлыйк, укучылар белән бергә зур үрләр яулыйк, сәламәт булыйк.


         



Категория: Мои статьи | Добавил: Hfbkz (03.09.2010)
Просмотров: 3596 | Теги: август киңәшмәсеннән чыгыш | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]